Традиция буенча Чүпрәле ЗАГС бүлегендә ел башында туган беренче баланы тантаналы шартларда теркәү узды

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Әмма башка еллардан аермалы буларак быел ике сабыйны тәбрикләделәр.

Әти-әнисе, туганнарына олы шатлык булып дөньяга килгән нәни ир-баланы  Дамир дип исемләгәннәр. Ул иске Яңа елга бүләк булып  Елена һәм Марсель Хөсәеновлар гаиләсендә аваз сала.

Дамир-Даламир славаян исеменнән килеп чыккан, ике өлештән тора: “иминлек” “бирә” дигән мәгънәне аңлата, олы, бөек дигән сүзләр.

-Дамир исеме безгә бик ошады, мәгънәле дә. Әлегә улыбыз йоклый да йоклый, бик тыныч,-диләр Хөсәеновлар.

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче  Екатерина и Сергей Аръяховлар гаиләсендә кыз бала бала туа. Ульяновск шәһәрендә 8 январьда дөньяга килгән нәни кызчыкка Ариана дигән исем кушалар Аръяховлар. Баланы теркәү буенча Хөсәеновлардан алар өлгеррәк булып чыгалар, ЗАГС бүлегенә беренче киләләр.

Ариана исеме-грек-латин теленнән килеп чыккан  һәм ул горур, сөйкемле, тормышны яратучан, мәртәбәле дигәнне аңлата. Ариананың олы абыйсы да бар, аңа инде 6 яшь.

Тантаналы чарада нәни сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен  район башлыгы Александр Шадриков  котлады.

-Гаиләдә бала туу олы шатлык. Балаларыгыз исән-имин үссеннәр, сезгә киләчәктә бары тик шатлык китерсеннәр, уңышлары белән сөендерсеннәр. Районыбызның данлыклы шәхесләре булып ирешүләрен теләп калам,-диде Александр Шадриков һәм әти-әниләренә балаларның туу турындагы теркәү таныклыгы белән бүләкләр дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International