Кукмара районы җитәкчесе С.Димитриев 90-яшьлек юбилярларны котлады

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Район җитәкчесе Сергей Димитриев Вахит авылында яшәүче Имаметдин абый Шәйхетдиновны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.

Уразай авылында яшәүче Фәйзуллина Асия Хәйрулла кызына да 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район җитәкчесе Сергей Димитриев килде. Ул тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Юбилярны тәбрикләргә балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары да җыйналган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International