Шушы көннәрдә Баулы районында яшәүче Султанова Фатыйма Вахит кызы һәм Котенева Евгения Федор кызы 90 яшьлек Юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр.
Хезмәт ветераны Фатыйма Вахит кызы 40 ел гомерен балар тәрбияләргә, аларга белем бирергә багышлаган. Күп еллар авыл мәктәбендә укытучы булы эшләп лаеклы ялга киткән.
Бөек Ватан сугышы ветераны толы Евгения Федор кызының хезмәт стажы 50 ел. Лаеклы ялга Николашкино авыл хуҗалыгыннан киткән.
Ветераннар 90 яшьлек Юбилейларын күп санлы балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә каршылыйлар.
Баулы районы Башлыгы Р.Х.Гатиятуллин Юбилярларны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.