Альбина Рафаил кызы Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гражданнар хәле актларын теркәү эшчәнлегенең ничек башкарылуы белән кызыксынды, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты һәм архив торышы белән танышты. Бу көнне Альбина Рафаил кызы шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наилә Чулпан кызы Кәримова белән дә очрашты.