23 гыйнварда Спас районы Болгар шәхәрендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында “Балкыш” өченче республика фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды.
Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм безнең тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән концерт программасы шул тема буенча төзелгән иде. Мәдәният йорты сәхнәсендә Лениногорск, Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарыннан килгән һәм Спас районы үзешчәннәре чыгыш ясады. Зал тамашачылар белән шыгрым тулган иде. Сугыш темасына багышланган җырларны, шигырьләрне һәм биюләрне халык бик җылы кабул итте. Бу фестиваль ветераннарыбызның иҗади эзләнүләре һәм активлыклары нәтиҗәсе, алар арасында чын талантлар аз түгел,– диде тамашачылар алдында чыгыш ясаган ТР ветераннары (пенсионерлар) республика региональ җәмәгать оешмалары советы рәисе Хәбир Иштирәков. – Бу чараның кирәк булуын тормыш үзе күрсәтте һәм аны яклап кабул иттеләр, фестиваль киләчәктә яшәр һәм тамашачыларны шатландырыр, дип ышанабыз...