“Гаилә – бәхет ачкычы”

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

24.01.2015 ел Зәй районында Якты Күл мәдәният йортында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде.      Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр катнашты. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады.  Якты Кул авылы башлыгы Пудов С.В. гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшарды. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International