Бүген Әлмәтнең ЗАГС бүлегендә елның 25 нче пары тантаналы шартларда никахын теркәде. Әлеге түгәрәк санга Айзирәк һәм Дмитрий Захаровлар гаиләсе туры килде. “Әлмәт таңнары” газетасына да быел 25 яшь тулды.
Дмитрий үзе Әлмәт егете, 25 яшендә генә булса да, шактый ук үрләр яуларга өлгергән. “АЛНАС” оешмасында белгеч булып эшли. Сөйгән яры белән моннан бер ел элек таныша. Бер күрүдә гашыйк була ул Айзирәккә. Айзирәк үзе Мөслим районы Югары Табын авылы кызы. Шәһәребезнең 50 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бик матур итеп җырлый, бии икән. Монна тыш, ул да “Әлмәт таңнары” кебек 1 гыйнварда туган.
- Мин һәрвакыт кыш көне кияүгә чыгу турында хыялландым. Үзем дә кышның салкын бер көнендә тугангадыр мөгаен. “Әлмәт таңнары”н һәрвакыт укып барабыз. 25 нче пар булып сезнең газета геройлары булганга чиксез сөендек. Укучыларыгыз кимемәсен, шәһәр яңалыкларын гел шулай оператив яктыртып барыгыз, - диделәр яшьләр.