Хезмәт күрсәтүнен сыйфатын яхшырту максатыннан Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Җиңу проспекты 100 нче йортында урнашкан куп функцияле үзәктә көн саен халыкны кабул итү алып баралар.
Күп функцияле үзәктә ГХАТ булеге хезмәткәрләренә бала тууны теркәү, улемне теркәү, язылышырга, уртак ризалык буенча аерылышуга гариза бирү буенча мөрәжәгать итәргә була. 2015 елнын башыннан бирле күп функцияле үзәктә 25 бала теркәлде. Бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык тапшырылды.
Гражданнарга унайлыклар тудыру максатыннан күп функцияле үзәктә шулай ук Пенсия фонды, Федераль миграция хезмәте, Федераль салым хезмәте, һәм башка хөкүмәт органнары да хезмәт күрсәтә.