Түбән Камада 2015 нче елның 150 сабыеның тууы теркәлде

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туу турында 150 нче номерлы актлар язуы төзелде. Әлеге номер күрсәтелгән туу турындагы таныклык Альберт белән Айназ Шәмсетдиновлар гаиләсендә дөньяга килгән кечкенә Алиянең әти-әнисенә тапшырылды. 2014 нче елда туу  турында 150 нче номерлы актлар язуы берничә көн алдан төзелгән булса да, туучылар санының артуы яки кимүе турында сүз алып бару иртәрәк әле. 2015 нче елның шушы егерме көне дәвамында ике пар игезәкләрнең тууы теркәлгән. Шушляевлар гаиләсендә Елизавета белән Анастасиянең тууына куансалар, Бурнашевскийлар гаиләсендә Матвей белән Гордейның дөньяга килүенә сөенделәр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International