Ринат һәм Фатыйма Ногмановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Ринат һәм Фатыйма Ногмановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутын да бушка сарыф итәргә күнекмәгән Ринат абый бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнаша.

Бу гаиләнең 50 елы бушка үтмәгән. Артка борылып карасаң искә алырлык вакыйгалар бихисап. Ринат абый белән Фатыйма апа  ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дүрт оныкның куанычын тоеп яшиләр.

Юбилярларга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлауларга без дә кушылып, гаилә иминлеге, бәхет теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International