Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. ГХАТ булеге житәкчесе Фәния Әхмәтшинага котлауларны һәм Рәхмәт хатын район Башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе тапшырды.
Ел саен клиентарны һәм барлык үтеп баручыларны булек хезмәткәрләре куллары белән ясалган матур кар сыннары каршы ала. Быелгы кар сыннары да куз явы алырлык булды. 2015-нче ел хужалары парлы бәрәннәр бүлек клиентларына, үтеп баручыларга кайнар мәхәббәт теләп торалар. Символик арка астында яшь пар тормышларындагы ин зур карарларын кабул иткән – аларнын бар теләге мәңге бергә булу. Гашыйкларнын сөюләре сагында парлы жәннәт кошлары тора. Булек территориясендәге күп санлы буләкләр, зур торт – әйтерсең яшьләргә матур мул тормыш теләп тора.