29 ноябрь көнне Әгерҗе районы Тәбәрле мәдәният йорты халык белән тулы иде. «Әниләр көне» уңаеннан Тәбәрле авылы яшьләре һәм Тәбәрле урта мәктәбе укучылары ЗУР КОНЦЕРТ куйдылар. Иң матур һәм иң изге бәйрәм уңаеннан залда утыручы һәм жирлек территориясендә яшәгән барлык аналарны Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шарафиева Гөлсия Ислам кызы котлады һәм изге теләкләрен җиткезде. Бәйрәм тантанасыннан халык ял итеп, куңелләре кутәрелеп таралды. Халык кунеленә бигерәктә Рөстәм Гимазовнын , Илузә Шагабиеваның җырлары хуш килде. Тәбәрле урта мәктәбе укучылары мәдәният йортынын художество житәкчесе Финисә Шагабиева өйрәткән биюләрен бик оста башкардылар. Концерттан сон Гөлсия Ислам кызы «артистларга» кунелле бәйрәм кичәсен оештырганнары очен зур Рәхмәт белдерде.