2014 елның 30 ноябрь кенендә Әгерҗе районының Иске Чекалда авыл клубында “Әниләр бәйрәме” уздырылды. Яшь һәм өлкән әниләргә конкурслар оештырылды. Алар бәллү җырлары җырладылар, бала шигырьләре сөйләделәр, мини-спектакльләр күрсәттеләр, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Чекалда авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары иң матур һәм иң изге бәйрәм белән котлады һәм бөтен әниләрне чәй эчәргә табынга чакырды.