Шуларның 66 сы шәһәрдә, 52 се авыл җирлегендә яшәүчеләр.
Ноябрь ахырында Елена һәм Александр Хромовлар үзләрен никах “җепләре белән бәйләделәр”. Александр Алекина Поляна авылыннан, ҖЧҖ “Содружество” хуҗалыгында эшли, ә Елена Федоровка авылы җирлегендә медицина хезмәткәре һәм яшьләр алга таба шушы авыл җирлегендә төпләнеп калырга телиләр. Бу бик күңелле хәл, чөнки авыл җирлегендә яшьләрнең калуы сирәк күренеш, ә авылда медицина хезмәткәре дә булуы – бу икеләтә куаныч.
Яшьләрнең никахын теркәү тантанасына Федоровка авылы җирлеге Башлыгы Григорий Хмельников үзе килеп яшьләрне котлады һәм бүләк белән чәчәк букеты тапшырды. “Сезнең кебек яшьләрнең авылда калуы демографик хәлне яхшыртыр дип ышанып калабыз!” диде авыл Башлыгы.
Декабрь аенда тагын 6 пар үзләренең никахларын теркәргә теләкләрен белдерделәр, бу елда соңгы парларны теркәү 26 нчы декабрьдә булачак.