Һәр чәршәмбедә сәгать 13.00-тән 15.00-кә кадәр һәр мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә юридик ярдәмне түләүсез алачак.
Бөгелмә шәһәрендәге Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы юридик факультет студентлары, үзләренең укытучылары җитәкчелегендә, хокукый сорауларга консультацияләр бирергә һәм юридик документлар язарга булышырга әзерләр.