2014 елның 27 нче нояберендә Әниләр бәйрәме уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Үзән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Р.Хафизов әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барлык әниләрне “Әниләр бәйрәме” белән котлады һәм истәлекле бүләкләр – чәчәк бәйләме белән фотоальбомнар тапшырдылар. Ана капиталын таршыру тантанасында муниципаль район депутаты, 5 нче гимназия директоры Н.В.Чибинова да катнашты. 5 нче гимназия укучысылары ике телдә әниләргә матур жыр буләк итте. Шуны әйтеп узырга кирәк, 10 айда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1494 туу турында акт язылды, узган елга караганда 2.4% күбрәк.