Агымдагы елның 27 нчы ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Әниләр көненә багышланган «Весь мир начинается с мамы…» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге бәйрәмгә төрле елларда Әфганстан һәм Чечня республикасында балаларын югалткан әниләр, аларның гаилә әгъзалары чакырулы иде. Бәйрәм барышында шушы араларда гына бриллиант, зөбәрҗәт, рубин, коралл туйларын билгеләп үткән гаиләләргә ГХАТ идарәсеннән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бриллиант юбилярлар Сагир абый белән Вәсимә апа Сабитовларның малайлары Рөстәм, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Плотниковлар һәм Гылмановларның уллары Владимир белән Габделфәнил Әфганстан җирләрендә ятып калса, рубин юбилярлар Токаевлар һәм коралл юбилярлар Кодочиковларның балалары Чечняда һәлак булган. Юбилей белән Котлау хатларын һәм бүләкләрне аларга ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина тапшырды. Бу көнне әниләргә багышлап бик күп матур, назлы сүзләр әйтелде, бәйрәм концерты күрсәтелде.