Бөгелмә муниципаль районында алтын туй

2014 елның 17 октябре, җомга

   Алтын туй – истәлекле дата, бу гаилә тормышының илле еллыгы. Алтын иң кыйммәтле металларның берсе булып санала һәм ул җиңел булмаган хезмәт белән яуланган бөеклекне символлаштыра. Алтын туй – ир белән хатынның озын-озак еллар уртак гаилә тормышларының җимеше.

   50 еллык юбилей ир белән хатынның еллар буе саклаган олы мәхәббәтен чагылдыра, бу көнне алар үзләренең ярату һәм тугрылыклары билгесе итеп бер берсенә алтын балдаклар бүләк итәләр. 2014 елның 17 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә Куликовлар гаиләсендә тормышларының иң зур бәйрәмнәренең берсе уздырылды. Бу көнне аларны котларга барлык туганнары һәм якыннары килделәр. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре  Валентин Борисович белән Мария Ивановнаны алтын туйлары белән тәбрикләделәр һәм истәлеккә бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International