Мамадыш районы Ахман авылында гомер итүче Зинаида Нәҗмиева 90-яшьлек юбилеен каршы алды

2014 елның 17 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Ахман авылында гомер итүче Зинаида Нәҗмиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Вәсил Вәгыйзов котлады.

      Зинаида Василий кызы Бөек Ватан сугышы ветераны толы. Яшь чагында сөйгән яры артыннан Первоуральск шәһәреннән үк кайта. Авылга катйканда татарча бер сүз дә белми. Бүгенге көндә татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә, котлауларны иренең туган телендә- татарча кабул итә.      

Ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Зинаида әби бүгенге көненнән бик канәгать. Балаларына, оныкларына, авылдашларына ярдәмнәре, даими игътибарлары өчен бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International