Бу акциядә гаилә тормышы юбилярлары: бриллиант юбилеен билгеләп үтүче парлар Ялкын Нигматович һәм Люция Галеевна Валеевлар, Борис Владимирович һәм Ия Газизовна Криницыннар катнашты, ә 50-еллык гаилә бәйрәме Монир Абдулазянович һәм Луиза Бургановна Абдуллиннар өчен нәкъ менә шул көнгә туры килде. Юбилярларның барсы да - хезмәт ветераннары.
Көннең янгырлы булуына карамастан, алар дәррәү көрәкләргә тотынып, комсомол елларын исләренә төшереп, агач утыртырга керештеләр.
Юбилярлар белән рәттән бүген «Казан» гаилә үзәгендә никахларын теркәгән пар: Александр Павлович һәм Анна Юрьевна Голиковлар да гаиләләренең беренче агачын утырттылар.
Агач утыртудан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов бу акциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.