Ютазы районында 100-нче яшь семья теркәлде

2014 елның 26 сентябре, җомга
   26 сентябрь көнне Ютазы районында 100-нче яшь парны котладылар. Бу көнне Регина һәм Данис Гараевлар кулга-кул тотынышып зур гаилә юлыннан атлап киттеләр. Бүген алар туганнарыннан, дусларыннан тәбрикләү сүзләре алдылар һәм тормышларын бары тик  матур мизгелләр белән генә бизәргә сүз бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International