2014 нче елның 26 сентябрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парларны котладылар. Бәйрәмгә 10 ел бергә гомер кичерүче Селиверстовлар һәм Лапшиннар гаиләләре чакырылган иде. Бу куркәм гаиләләр яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен житкерделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлап истәлекле буләкләр тапшырды.