2014 елның 26 сентябрь көнендә Балтач районы гражданлык хәле актларын теркәү бинасында 9 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте

2014 елның 26 сентябре, җомга

Әлеге тантанада Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру  тәртипләренә тукталып узды.  Балтач районы яшьләр эшләре, спорт  бүлеге җитәкчесе  Заһидуллин Р.Р., Бердәм Россия сәяси партиясе Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фазылҗанова Р.А., район советы оештыру бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Р.Х. яшь балтачлыларга шулай ук үзләренең  матур теләкләрен җиткезделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International