Буа районында“Ак калфак”ның утырышы узды

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Буа районының туган якны өйрәнү музеенда “Ак калфак татар хатын-кызлары” клубы үзенең чираттагы җыенын үткәрде. Утырыш вакытында гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү белән бер рәттән аларны яшь буынга җиткерү, җәмгыяттә һәм гаиләдә хатын-кызның роле һәм күп-кенә башка мәсаләләр турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук очрашуда район Мәдәният йорты каршында эшләүче “Гөльбану” клубы членнары “Кич утыру” йоласын күрсәттеләр. Утырыш үзенең эшен ГХАТ бүлегендә “Балага исем кушу” һәм ”Кыз ярәшү” йолаларын уздыру планын раслау белән төгәлләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International