Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык“ көне үткәрелде

2014 елның 8 июле, сишәмбе

      8 июль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Кичәнең кунаклары Бурсык авылында яшәүче Нуриахметов Рәшит Рәис улы һәм Рәйсә Рәес кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы Ф.Р.Мингазетдинова һәм район үзәк китапханә җитәкчесе Э. Мавлетова Нуриахметовларга изге теләкләрен юллады.

      Бурсык авылында яшәүче  Нуриахметов Рәшит Рәис улы һәм Рәйсә Рәес кызы 1981 елнын 18 нче февралендә гаилә корып, үрнәк гаилә булып, 33 елдан артык тату гомер кичерәлэр. Рәисә Рәес кызы 30 елдан артык библиотека эшендә намуслы хезмәтен куя. Рәшит Рәис улы Бурсык авылының мәдәният йорты директоры. Бәхетле гаилә 3 бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Резеда кияүдә, иптәше белән Актанышта яшиләр. 2 балалары бар. Икенче кызлары Казанда гаиләсе белән гомер кичерә. Кече уллары Казан энергетика университеты студенты. Элеге бәхетле гаилә эштә дә, тормышта да гел бергә. Авыл халкы алар турында иң яхшы фикердә.

      Хөрмәтле  Рәшит Рәис улы хәм Рәйсә Рәес кызын зур бүләккә ия булу уңаеннан чын күнелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә аларга матур гаилә булып, авылдашларының ихтирамын тоеп гомер кичерергә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International