Билгеле булганча, илебездә июль аеның 8 нче көне Гаилә көне буларак билгеләп үтелә, һәм шушы уңайдан 25 елдан артык бергә яшәгән һәм җәмгыятьтә лаеклы урын тапкан балалар тәрбияләгән гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Районыбызның Үзәк җирлегендә яшәүче Анатолий Михайлович һәм Варвара Ивановна Вилковлар – әнә шундыйлардан. Нәкъ Гаилә көне бәйрәм ителгән көнне район башлыгы И.Ф.Зарипов аларны шушы истәлекле көн белән тәбрикләде, медальләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.