Мамадыш районында 50 ел бергә гомер итүче парларны котлау тантанасы узды

2014 елның 16 мае, җомга

15 нче май - Халыкара Гаилә көнендә Мамадыш районында матур традициягә әйләнгән алтын юбилярларны котлау бәйрәме узды. Күркәм бәйрәмгә нигез салучы - ЗАГС бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина.

Быел Мамадыш районында 50 ел бергә гомер итүче 52 пар билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары урамда ук башланган иде. Урам сәхнәсендә төрле милләт вәкилләре үзләренең туй йолаларын күрсәттеләр. Аннан соң юбиляр парлар район мәдәният йортына юл тоттылар. Анда аларны чәй табыны, мәглүмати стендлар, кул эшләнмәләре күргәзмәләре көтә иде. Фойеның кечкенә сәхнәсендә яшь кызлар төрле еллардагы туй күлмәкләрен киеп дефиле күрсәттеләр.

Шулай ук фойеда юбилярларның киленнәре эзерләгән милли ризыклар бәйгесе дә узды.

Сәгать өчтә бәйрәмнең официаль өлеше башланып китте. Юбиляр парларны иң элек район Башлыгы Анатолий Иванов котлады, җылы теләкләрен җиткерде.

Анна соң сүз ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшинага бирелде.

Юбиляр парлар берсе артыннан берсе сәхнәгә менеп “юбилей” таныклыкларына имзаларын куйдылар.  Авыл җирлеге башлыклары авылдашларына район Башлыгы исеменнән чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Сәхнәгә шулай ук котлаулар, бүләкләр белән алтын юбилярларның балалары, туганнары менде.

Бәйрәм чарасы матур музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International