Ватанга мәхәббәт хакында

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Актаныш районы ГХАТ бүлеге патриотик юнәлештәге Гаилә дәресе үткәрде. Актаныш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева "Гаилә дәресләре" 2011 елдан бирле үткәрелә, диде. Гаилә дәресе һәрвакыт аерым билгеләнгән темаларга багышлап оештырыла, ә бу юлы аны Хәрби дан һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышладылар.

Укучылар алдында СВО катнашучысы Риваз Рәхмәтуллин, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, психолог Фаимә Шәйгарданова чыгыш ясады.

Кунаклар Ватанга мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре һәм Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр. «Батырлык өчен»медале белән бүләкләнгән Риваз Равил улының тарихы балаларны аеруча дулкынландырды.

Очрашу азагында укучылар «Геройларга хат» акциясенә кушылдылар. Барлык открыткалар гуманитар ярдәм белән бергә сугышчыларга җибәреләчәк.

Мондый дәресләр Ватанны яклаучыларның батырлыгына хөрмәт тәрбияли һәм яшьләрнең патриотик рухын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International