360° градуста иминлек

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Казанда «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!»  хисап-программа форумы узды.
Анда партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, партиянең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сенаторлар, депутатлар, партпроектлар координаторлары, активистлар, бизнес, министрлыклар һәм районнар вәкилләре катнашты.

Чарада партия 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларда җиңгән халык программасын гамәлгә куелу буенча нәтиҗә ясадылар һәм яңа программага тәкъдимнәр эшләделәр.

Тәкъдимнәр турында фикер алышулар «360° градуста иминлек», «Икътисадый үсеш драйверлары», «Авыл үсеше», «Яшьләр һәм балалар: киләчәк стратегиясе» дигән дүрт мәйданчыкта узды. «360° да иминлек» беренче мәйданчыгы эшен гражданнар иминлегенә багышладылар. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Татарстан Республикасы буенча координаторы Эльвира Әхмәтова чыгыш ясады.

Фикер алышуда «Бердәм Россия» тарафдарларының төбәк советы рәисе, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Татарстан Республикасының Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, партиянең Чаллы җирле бүлеге секретаре, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

Әлеге мәйданчыкта каралган төп мәсьәләләр демографиягә, гражданнарның барлык категорияләренә социаль ярдәм чараларына кагылды. СВО катнашучыларына һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып ассызыкланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International