Дөньяны яктыртыйк

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре барлык килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итәргә булдылар.

Бу көн алдыннан ЗАГС ка килгән һәр хатын-кызга изге теләкләр язылган символик открыткалар тапшырылды. ЗАГС хезмәткәрләре һәр мизгелнең мөһимлеген һәм хатын-кызларның тормышыбызда әһәмиятен ассызыклап, яз һәм шатлык атмосферасы тудырдылар.

Бу зур булмаган игътибар билгеләре йөрәкләргә елмаю һәм җылылык китерсен. Һәрберебез дөньяны бераз яктырак һәм игелеклерәк итә алачагына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International