"Гаилә автобусы: традицияләр - юлга!"

2026 елның 27 феврале, җомга

"Гаилә автобусы: традицияләр - юлга!" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе тарафыннан НКО "Мастерская" Республика Рәисе конкурсы җиңүчесе 2025 белән берлектә оештырылган һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект.
2026 елдан Татарстан Республикасы Рәисе гранты кысаларында "Гаилә автобусы: традицияләр - юлга!", проекты старт ала. Аның максаты гаилә кыйммәтләрен саклау, ана, ата, балачакны популярлаштыру.
Брендлы автобуста экспертлар командасы Татарстанның шәһәрләренә юл алачак, һәм алар барысы да мөһим бурычүтәячәк – гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Проект командасында иң профессиональ белгечләр: психологлар, табиблар, репродуктологлар, медиаторлар, гаилә юристлары, социаль яклау органнары, Россия Социаль фонды вәкилләре һәм төп дини конфессияләр вәкилләре бар. Проект командасының максаты - республика гаиләләре өчен очрашулар һәм индивидуаль консультацияләр уздыру. Адреслы эш. Проект программасы төрле категориядәге гаиләләрне: яшь парларны, ир белән хатын булырга әзерләнгән парларны, студент гаиләләрен, беренче бала көтүче гаиләләрне, аз керемле гаиләләрне, күп балалы гаиләләрне үз эченә алырлык итеп эшләнгән. Чаралар комплексын үткәрү гаиләләрдә уңай атмосфера тудырырга һәм төрле активлыкларда бергәләп катнашу аша аларның мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
 

Сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешүне эксперт бәяләү максатчан аудитория сораштырулары аша үткәреләчәк. Чаралар мәдәният йортларында, ЗАГСларда һәм яшьләр үзәкләрендә узачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә: "Ни өчен традицияләр юлга дигәндә: болай дип әйтеп үтәсем килә, гаилә традицияләре, мәдәни һәм рухи кыйммәтләр — бәхетле һәм ныклы никахның, гаиләнең нигезе, чөнки нәкъ менә шушы кыйммәтләр гаиләнең бөтенлеген саклап калырга, аның эчендә үзара аңлашуны сакларга ярдәм итә".

Татарстанның биш шәһәренә: Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәткә юл алачак "Гаилә автобусы". Беренче сәфәр инде 5 мартта булачак - проект командасы Чистай гаиләләре белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International