Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда 2025 елда Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
«Ныклы гаилә» партпроектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова Татарстанда гаиләләргә 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелүе турында сөйләде.
Татарстан күпбалалылыкның уңай статистикасын күрсәтә. Республикада 59 меңгә якын күп балалы гаилә яши. 2025 елда алты гаиләдә 10нчы, өч гаиләдә 11нче, ике гаиләдә 12нче, ә бер гаиләдә 14 нче бала туган.
"Республика Рәисе ярдәме белән «Яшь парларга грантлар» проекты эшләтеп җибәрелде. Узган ел булачак гаиләләргә туй үткәрү өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бирелде. Узган ел Татарстанда барлыгы 24 097 никах теркәлде, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7% ка күбрәк. Һәм бу артуны без соңгы өч елда беренче тапкыр билгеләп үтәбез", - дип сөйләде Эльвира Әхмәтова.