Бүген «Гаилә» мәчетендә «Васыятьнамәләр - киләсе буыннарга әйтер сүз» бөтенроссиия бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә уздырылды. Мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде:
«Барыгызга да афәрин диясе килә! Бәйге нәтиҗәләре безне нык сөендерде - быел конкурска 80 нән артык эш килде. Иң яшь катнашучыга 13 яшь булса, өлкәннәренең яше 70 тән узган иде. Татарстан районнары белән беррәттән Төмән, Курган, Чувашия, Себер якларыннан да матур эшләр алдык - аларга аерым рәхмәт!»
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Данис Сәләхетдинов, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы, «Ядкяр» (Хәтер) шәҗәрә үзәге» коммерцияле булмаган автоном тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре оешмасы рәисе Айсылу Галиева һәм «Жива Я» потенциалын гамәлгә ашыру проектына нигез салучы, ментор, дипломлы коуч Энҗе Ягъфәр дә катнашты. Жюри әгъзалары эшләрнең тирәнлеген, ихлас башкарылуын билгеләп үттеләр.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар бирелде.
Бәйгебез киләчәктә дә дәвамлы булсын, тормышыбызга җаваплырак карарга һәм киләсе буыннарга дини-милли йолаларыбызны тапшырып калдырырга чакырса иде.