Халыкара туган тел көне алдыннан Түбән Каманың ЗАГС идарәсе белгечләре ьиденче номерлы «Күбәләк» балалар бакчасында булдылар.
«Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында алар балаларга уен формасында Россия халыкларының күпмилләтле булуы һәм дуслыгы турында сөйләделәр һәм гади сүзләр белән «гаилә», «йорт» һәм «бәхет»төшенчәләрен аңлаттылар. Балалар табышмакларга шатланып җавап бирделәр һәм төрле халыкларның әкиятләрен искә төшерделәр.
Мондый дәресләр Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән елда аеруча актуаль. Кечкенәдән үк балаларда үз тамырларына хөрмәт һәм башка мәдәниятләр традицияләренә кызыксыну тәрбияләү мөһим.