Ватан Геройлары көне

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел кертелде. "Ватан Геройлары көне" истәлекле датасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнде.

 Закон проектына аңлатма язуында болай диелгән: "Без героик бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтеп кенә калмыйбыз, ә хәзер яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез". Лениногорск шәһәренең яшь парлары якташларыбызга-свода катнашучыларга "Ватан Геройлары көне белән" открыткаларына кул куйдылар, алар гуманитар ярдәм белән бергә Ватаныбызны саклаучы сугышчыларга тапшырылды!

Ватан Геройлары көне белән чын күңелдән котлыйбыз һәм ихлас хөрмәтебезне белдерәбез.

Ватан Геройлары көнендә махсус зонада үзләренең хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз алдында баш иябез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International