Хөрмәтле коллегалар, юридик өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе исеменнән һөнәри бәйрәмегез-Юристлар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез.
Сезнең хезмәтегез - хокукый дәүләтнең нигезе, гаделлек һәм законлылык гаранты. Юристлар гражданнарның хокуклары һәм ирекләре сагында торалар, җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итәләр.
Эшчәнлекләре гаилә хокукы һәм гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве белән бәйле булган юрист коллегаларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз гражданнарга тормышларының иң мөһим мизгелләрендә ярдәм итә.
Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, карар кабул итүдә зирәклек телибез.