МАХта Дәүләт хезмәтләреннән документларга керү мөмкинлеге барлыкка килде.
МАХ милли мессенджеры кулланучылары Дәүләт хезмәтләре порталыннан үз документларына уңайлы керү мөмкинлеге алды. Хәзер паспорт, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИНН турыдан — туры профильдә - «цифрлы ID» бүлегендә күрергә мөмкин .
Шунысы мөһим: документларны карау өчен биометрик тикшерү узарга кирәкми. Мәгълүматларга керү мөмкинлеге сезнең ризалыгыгыз белән генә бирелә. Киләчәктә исемлек киңәйтеләчәк: транспорт чаралары турында мәгълүматлар һәм балаларның төп документлары барлыкка киләчәк.