Мәхәббәт йөрәкләрне рухландыра һәм тормышның һәр мөһим этабын үзенчәлекле итәргә омтылыш тудыра. Никахны теркәү датасына символика өстәүнең популяр ысулларының берсе булып әһәмиятле саннарны сайлау тора. Никахны теркәү көнендә саннарның ике тапкыр кабатлануы яшьләрне үзенә җәлеп итә.
Яшь парлар арасында нәкъ менә шундый истә калырлык даталарны сайлау да популярлашып бара. 2025 елда игътибар һәр айның 25 числосына бирелә. Мондый көннәрне көзгеле көннәр диләр. Көзгедә чагылган кебек парлы саннар тезелмәсе яшьләр өчен билгеле бер әһәмияткә ия кебек.
Күп кенә гашыйклар өчен бу саннар бәхет һәм уңыш билгесе кебек кабул ителә.
Ноябрь туйлары көзге могҗизалы көннәре белән аеруча игътибарны җәлеп итә. ЗАГС заллары шатлыклы елмаюлар һәм кунакларның чын күңелдән яңгыраган котлаулары белән тула. Әти-әниләр һәм дуслар дулкынландыргыч мизгелләрнең шаһиты булалар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова көзгеле даталарда туйларның популярлашуын шәрехләде: «Без яшь парларның көзгеле даталарда никахларын законлы рәвештә теркәргә теләү тенденциясен күзәтәбез. Бу тенденция үзенең мөһим вакыйгасына өстәмә әһәмият һәм матурлык бирү теләген чагылдыра дип уйлыйбыз. Без булачак ир белән хатынның дата сайлауга никадәр дулкынланып карауларын күрәбез. Көзгеле даталар матур, әмма гаилә тормышында иң мөһиме үзара аңлашу, бер-береңә ышану һәм ярдәм итү мөһим. Гаилә юлының иң башында торган яшь парларга, бернинди сынауларга да карамастан, бер-берсен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен һәм бер-берсе белән гармониядә яшәвен телибез». 2025 елның 10 аенда Татарстанда 21 040 никах теркәлгән, бу узган елның шул чорына караганда 1,6 процентка күбрәк. Шул ук вакытта аерылышучылар саны кими, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк.