Зәй шәһәрендә Равия апа белән Фаиз абый Зәйнуллиннар 60 ел үрнәк гаилә тормышында яшәп бриллиант туйларын каршы алдылар.
Аларны күркәм гаилә бәйрәмнәре белән өйләренә барып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина район, республика җитәкчелеге исеменнән тәбрикләделәр. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.