Булачак әниләр йөрәк янында мәхәббәт йөртә.

2025 елның 21 ноябре, җомга

Булачак әниләр йөрәк янында мәхәббәт йөртә. Әниләр көне алдыннан Әлмәт районы ЗАГС идарәсендә йөкле хатыннар өчен тылсымлы мастер-класслар оештырылды, катнашучылар бәйрәм өстәленә канапе әзерләргә өйрәнделәр, шулай ук гүзәл хатын-кызларыбыз үзләренең фантазияләрен күрсәтә һәм үз куллары белән ясалган уникаль картина тудыра алдылар.

Әниләребезне һәм булачак әниләребезне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт телибез.

Ә баланы көтү-ул зур шатлык хисе белән тулган һәм якыннары кайгыртуында узарга тиешле үзенчәлекле, тылсымлы вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International