Россия Президенты В.В. Путин Указы белән 2021 елда беренче тапкыр Әтиләр rөне гамәлгә куелды.
Бу матур көнне республикабызның барлык ЗАГС бүлекләрендә дә билгеләп үттеләр. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гөлфия Вәлишина Камалиевлар гаиләсен тантаналы шартларда улы Ризван, ә Насертдиновлар гаиләсен өченче кызлары Айзилә тууы белән котлады. Балалар туу турындагы таныклык әтиләре Инзил Камалиевка һәм Артур Насертдиновка тапшырылды.
Гаиләдә бала туу — бәхетле, шатлыклы вакыйга. Гаиләдә әтинең роле бик мөһим. Бары тик әти генә улларына үрнәк һәм кызларына ышанычлы таяныч була ала. Барысына да өйрәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм теләсә нинди күңелсезлектән сакларга әтиләрнең көче җитә.