Һөнәри осталыкны камилләштерү

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Республиканың ЗАГС органнары хезмәткәрләре Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курсларында һөнәри компетентлыкларын камилләштерәчәкләр.

Республиканың барлык районнарыннан килгән ЗАГС җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре түбәндәге темалар буенча укулар узачак: ЗАГС үсеше перспективалары, хәзерге торышны анализлау, максатчан һәм тармак дәүләт программаларын гамәлгә ашыру,электрон документлар әйләнеше, гражданлык хәле актларының документаль фонды белән эшләү, клиентларга юнәлешлелек. Укыту вакытында хезмәткәрләргә һөнәри күнекмәләрне үстерү өчен мастер-класслар, тренинглар оештырылачак.

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова болай дип ассызыклады: «Шуны аңлау мөһим: елдан-ел халык таләпләре арта, тормыш дәрәҗәсе үсү белән бергә кешеләр дә үзгәрә. Һәм без әлеге үзгәрешләрне үз эшчәнлегебездә уңай файдаланырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International