Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең искиткеч уртак проекты бәхетле һәм ныклы парларны сөендерүен дәвам итә!
«Яшьләргә грантлар» проектында җиңгән тагын 20 бәхетле пар бүген Яшьләр эшләре министрлыгында сертификатлар алды.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, "Ныклы гаилә" федераль партия проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова котлады. Ул яшьләргә бер-берсен хөрмәт итүләрен һәм бәхетле гаилә тормышын теләде.
8 июльдә - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә башлап җибәрелгән әлеге уникаль проектка ярдәм күрсәтүе өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт.
Һәм иң мөһиме!
Сез дә әлеге грантның катнашучысы була аласыз. 2025 ел ахырына кадәр никахлашучы яшь парлар туй тантанасын тематик форматта уздыруга 100 мең сум финанс ярдәме ала алачак.