Лениногорскидан Савельевлар гаиләсе "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсында "Алтын гаилә"номинациясендә җиңү яулады.
Светлана һәм Николай Савельевлар-"Нечкәбил-2024" конкурсы финалистлары, никахта инде 39 ел. Гаиләдә өч бала һәм өч онык бар.
Савельевлар гаиләсендә, никахның беренче көненнән башлап, барысын да бергә бүлешеп яшәү кабул ителгән. Алар нәрсә генә эшләмәсеннәр, барысын бергә эшлиләр. Бергә җырлыйлар, бергә ял итәләр, бергә җыештыралар, пешерәләр, ремонт белән шөгыльләнәләр, бакчада үз уңышларын үстерәләр.
Ә гаиләдә иң мөһиме - мәхәббәт, үзара аңлашу, хөрмәт, дуслык һәм ярдәм, бер-береңне ишетә белү.
"Без бергә күп китаплар укыдык , Лазарев, Правдина, Луиза Хей, Некрасов, Пауло Коэльо һ.б. ны өйрәндек. Изге урыннарга йөрергә яратабыз, рухи яктан үсәбез, уразалар тотабыз, православие бәйрәмнәре традицияләрен саклыйбыз, дога кылабыз", - ди Светлана Савельева.
"Ел гаиләсе" конкурсын бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 13-16 октябрьдә узачак.