Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда бер үк вакытта республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 45 гашыйк пар никахларын теркәде.
Яшь парлар балдаклар алмашып, гаилә кору турындагы ризалык сүзләрен әйттеләр. Әлеге зур тантана Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. «Үз мәхәббәтегезне саклагыз һәм һәрвакытта да бер-берегезгә терәк булыгыз», - дип ихлас теләкләрен җиткерде Ләйлә Ринатовна.
Республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов яшь гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә.
Татарстанда яшьләргә үз киләчәкләрен ышанычлы планлаштыру өчен шартлар тудырыла: яшь гаиләләр өчен торак программалары үстерелә, социаль һәм матди ярдәм чаралары күрсәтелә, заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, гаилә хакында кайгырту — киләчәккә инвестиция. Яшь гаиләләргә ярдәм итеп, без демографик потенциалны ныгытабыз, сәламәт һәм бәхетле буын тәрбиялибез һәм нәтиҗәдә бөтен республикабызның чәчәк атуын тәэмин итәбез.