Рөстәм Миңнеханов: Нык гаилә - Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, тарихи мирасны хөрмәт итү

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Тантана театральләштерелгән прологтан башланды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ассызыклаганча: гаилә - көчле илнең нигезе.

«Бүген, Республика көне алдыннан, бу залга гаилә юбилярлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән күп балалы ата-аналар җыелды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гаилә - көчле илнең нигезе ул. Игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында балаларны сугыш геройлары һәм замандашлары үрнәгендә тәрбияләү, күпмилләтле илебезгә хас булган традицион кыйммәтләрне трансляцияләү аеруча мөһим".

"Ныклы гаилә - ул тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт, тарихи мирасны хөрмәт итү. Сезнең ата-ана буларак хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Сез гаилә һәм Ватан горурлыгына әверелүче көчле рухлы лаеклы балалар тәрбиялисез", - диде Татарстан Рәисе, чакырылганнарга мөрәҗәгать итеп.

"Илебезнең намусын саклап калырга әзер булган чын яклаучылар, улларын үстергән барлык әниләргә баш иябез. МХОдә катнашучы сугышчыларның хатыннарына һәм гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең ныклыгыгыз, сабырлыгыгыз, ярдәмегез сугышчыларга үз бурычларын лаеклы үтәргә булыша, сез – аларның нык тылы һәм илһамы. Көчегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә", - дип мөрәҗәгать итте ул МХОдә катнашучыларның гаилә вәкилләренә .

"Без үзебезнең күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләребезгә сокланабыз һәм аларны тирән хөрмәт итәбез. Сез - риясыз мәхәббәт һәм күңел юмартлыгы үрнәге. Сезнең игелек һәм кайгыртучанлык дөньяны яхшырта", - диде Рөстәм Миңнеханов күп балалы ата-аналарга.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, агымдагы елда социаль ярдәмнең яңа чаралары кертелә.

Бу күп балалы гаиләләрдәге балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту бәясенең 30 процент компенсациясе, йөклелек буенча учетка куелганда көндезге уку формасындагы студент кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр һ. б.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү бөтен дәүләт сәясәтенең һәм республиканың үсеш программаларының төп өстенлеге булып кала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да чын күңелдән гаилә иминлеге, тынычлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. "Гаилә учагын саклагыз, җылысын һәм рәхәтен саклагыз, - диде Татарстан Рәисе чыгышын тәмамлап. – Сез республикабызның барлык гаиләләре өчен үрнәк булып торасыз".

Тантана барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге - "Ата-Ана даны" ордены медале белән бүләкләнделәр:

биш баласы булган Ришат Рәшит улы һәм Роза Миңнеяр кызы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе (Әлмәт районы);

дүрт баласы булган Мешалкиннар Михаил Геннадьевич һәм Ольга Анатольевна гаиләсе (Түбән Кама районы);

биш балалы Рафикъ Рафаэль улы һәм Рәмзия Рәүф кызы Йосыповлар гаиләсе (Казан шәһәре).

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге "Ата-Ана батырлыгы" медале белән бүләкләнделәр:

Галиевлар Ирек Индус улы һәм Минзилә Гаптелхәй кызы гаиләсе, аларда 11 бала тәрбияләнә (Арча районы).

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - "Ана даны" медале белән бүләкләнделәр:

Исаева Наталья Геннадьевна, 5 бала (Әлки районы);

Ташевцева Айгөл Әгъзам кызы, 5 бала (Биектау районы);

Чернышева Ләйсән Җәмил кызы, 7 бала (Чистай районы).

Габделвәлиева Резеда Таһир кызы, 6 бала (Азнакай районы);

Гыйлметдинова Лилия Әсгать кызы, 5 бала (Лениногорск районы);

Рәфикова Гөлнара Раиф кызы, 5 бала (Саба районы).

Чара гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International