2025 елның 27 августында Татарстан Республикасы көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызы Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасы алдында аерым казанышлары булган гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантана узачак.
Нурлат районыннан әлеге чарада Идрис һәм Роза Кәримовлар гаиләсе катнашачак.
Күп еллар дәвамында Идрис Габделбәр улы үзен Нурлат районы үсешенә багышлый. Хезмәт юлын 1982 елда башлап, ул 2006 елдан «Нурлат автотранспорт предприятиесе»н җитәкли. Ул шулай ук шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша.
2013 елда Идрис Габделбәр улы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе булды, үзен төбәктә иң эшлекле ярдәмчеләрнең берсе буларак танытты. Ул төрле комиссияләр эшендә актив катнаша, шул исәптән хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, коррупциягә каршы тору, хокук саклау органнары белән эшчәнлекне координацияләү һәм юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре.
Роза Зәкиевна 43 елдан артык гомерен медицинага багышлаган, Нурлат үзәк район хастаханәсендә табиб-педиатр булып эшләгән. Эшләгән елларында Роза Зәки кызы хезмәттәшләренең һәм пациентларның ихтирамын яулады, бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы грамоталары сөйли. Роза Зәки кызы үз эшенең профессионалы, яратучан хатын, әни һәм дәү әни. Ул кунакчыл хуҗабикә, аның йорты һәрвакыт туганнары һәм якыннары өчен ачык.
Идрис Габделбәр улы белән Роза Зәкиевна кызлары Эльвираны һәм ике уллары - Айрат белән Алмазны тәрбияләп үстерәләр.
Кәримовлар гаиләсе үз эшеңә тугрылык, гаиләне ярату һәм чиксез игелек үрнәге.