«Әниләр Советы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы вәкиле таныклыгын тапшырган Россиянең беренче төбәге — Татарстан булды

2025 елның 22 августы, җомга

«Әниләр Советы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы вәкиле таныклыгын тапшырган Россиянең беренче төбәге — Татарстан булды.

 

«Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Татарстандагы җитәкчесе Эльвира Әхмәтова тантаналы шартларда «Әниләр Советы»ның төбәк вәкиле Анна Прохоровага таныклык тапшырды.

 

Документны тапшырганда, Э.Әхмәтова, гаилә – җәмгыятьнең нигезе, гореф-гадәтләребезнең, рухи һәм әхлакый юнәлешебезне билгеләүче терәк, дип билгеләп үтте. Бүгенге динамик дөньяда гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау, гаиләләрнең иминлеге өчен шартлар тудыру бик мөһим. «Әниләр Советы» нәкъ менә шушы сораулар белән шөгыльләнә дә инде, гаиләләр өчен ышанычлы терәк, мөһим социаль проектлар инициаторы һәм дәүләт дәрәҗәсендә ана тавышы булып тора. Ана булу хөрмәтле, балачак бәхетле һәм якланган булсын өчен, бу юнәлештә актив эшләгез, дип теләде Эльвира Фәнисовна.

Анна Прохорова «Әниләр Советы» ның төбәк вәкиле таныклыгын алган Россиядәге беренче вәкил булды. Төбәк вәкиле үз төбәгендәге аналарның мөрәҗәгатьләрен җыярга, балалар бакчаларына булган чиратлардан алып, мәктәптә туклану һәм сөт кухнялары эше мәсьәләләренә кадәр булган төп проблемалар буенча квартал саен хисап төзергә хокуклы. Бу хисаплар Дәүләт Думасы депутаты, «Әниләр Советы» лидеры һәм рәисе Татьяна Буцкаяга юлланачак. Шул рәвешле, Татарстан әниләренең тавышлары федераль дәрәҗәдә ишетеләчәк.

Анна Прохорова үзенең хис - кичерешләре һәм планнары белән уртаклашты: «Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык - «Әниләр Советы»ның беренче төбәк вәкиле булу җаваплы хезмәт. Команда белән бергә без һәр әни кеше ярдәм сизсен, ә һәр гаилә тавышы ишетелсен өчен шартлар тудыра алачакбыз дип ышанам. Минем төп ориентир - ана булу һәр хатын-кыз өчен бәхетле тәҗрибә булсын, ә безнең балаларыбызның балачагы куркынычсыз, шатлыклы булсын».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International