Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда бер үк вакытта республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 45 гашыйк пар никахларын теркәячәк.
Яшь парлар балдаклар алмашып, гаилә кору турындагы ризалык сүзләрен әйтәчәк. Яшь гаиләләргә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылачак. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашачак. Тантана Камал театрының яңа бинасында көндезге сәгать 11 дә була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Татарстандагы төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында - суверенитет һәм бердәмлек рухы көнендә республика башкаласы тагын бер мөһим вакыйга, яшь гаиләләрне зурлау тантанасына шаһит булачак.
Бу тантаналы акт —республика киләчәгенең ныклы гаиләләргә нигезләнгәнен күрсәтүче якты бер үрнәк. Нәкъ менә гаилә буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр, телләр һәм кыйммәтләр бишеге булып тора.
Республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов яшь гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә.
Татарстанда яшьләргә үз киләчәкләрен ышанычлы планлаштыру өчен шартлар тудырыла: яшь гаиләләр өчен торак программалары үстерелә, социаль һәм матди ярдәм чаралары күрсәтелә, заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә.
Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, гаилә хакында кайгырту — киләчәккә инвестиция. Яшь гаиләләргә ярдәм итеп, без демографик потенциалны ныгытабыз, сәламәт һәм бәхетле буын тәрбиялибез һәм нәтиҗәдә бөтен республикабызның чәчәк атуын тәэмин итәбез.