Кулга кул тотынышып 65 ел бергә

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Арча муниципаль районының Ташкичү авыл җирлегендә "тимер" юбилярлар, Рифат Шәрәфи улы һәм Гөлсинә Гариф кызы Никъмәтҗановлар гаиләсен 65 яшь тулу белән котладылар.

Ирле-хатынлы Нигъмәтҗановларны мөһим вакыйга белән җирлек башлыгы Рәдис Харис улы Хәбибуллин котлады. Ул юбилярларга Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хисаметдинов Алмаз Гаптрауповичның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ашытбаш мәдәният йорты директоры Айгөл Фәйзрахманова лаеклы буын тәрбияләгәннәре һәм гаилә мөнәсәбәтләренең уңай үрнәге өчен аерым рәхмәт белдерде.

Бу бик тату һәм бердәм гаилә. Гаиләне саклау өчен бер-береңне хөрмәт итү, ярату, аңлау, авыр мизгелләрне бергә җиңү мөһим, дигән бердәм фикердә алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International